МАХЫ’ БИРҮ ф. Алдату, сынату, ялгышлык җибәрү, форсаттан файдалана алмый калу, уңганлык-җитезлек күрсәтә алмау. Хәер, яшьрәк чакта без дә махы бирми торган идек... М.Хәсәнов. Дөрес булса, Габдрахманны, соңгы вакытта махы биргән, дип сөйләделәр. М.Юныс. Дәминов махы бирмәс! Дәминов күрсәтер аларга кәмит! Х.Ибраһим |