МАХСУС с. гар. 1. 1) Аерым бер кеше өчен яки билгеле бер максат өчен тәгаенләнгән. Махсус пластиктан космик корабль кабинасының тышчасын ясарга һәм космонавт өчен «ябышкак» аяк киеме әзерләргә мөмкин. Химиянең киләчәге. Җитен сабакларын орлык тартмачыкларыннан махсус тараклар белән арындыралар. Дөньяда ниләр бар. Мае булгач, аңардан олифа, буяулар да ясарга тотынганнар, махсус цех җиткезеп куйганнар. Казан утлары

2) Гадәттән тыш вакыйга яки максат белән бәйле рәвештә оештырылган, ашыгыч, җитди, кичектергесез; гадәттән тыш хокуклары булган. Су басудан зарар күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен, махсус комиссияләр оештырылган. Җ.Фәйзи. Синең бу эштә калу-калмавың турында мин хәзергә берни дә әйтә алмыйм. Махсус органнар белән сөйләшергә кирәк. М. Мәһдиев

3) Фән, техника, һөнәр, сәнгать һ.б.ш.ның бер өлкәсенә генә караган, аерым белгечлеккә караган. Хәрби һава көчләре майоры Владимир Шаталов Хәрби һава көчләренең махсус мәктәбен --- һәм Хәрби һава академиясен отличнога тәмамлап өлгергән иде инде ул чагында. Галәмгә юл. Опера – сәнгатьнең махсус әзерлек таләп итә торган төре. Сөембикә

4) Үзенчәлекле, үзгә, үзенә бер төрле, үзенә башка. Шәһәр белән авыл бер-беренә үзенә махсус җеп белән бәйләнгән. Г.Нигъмәти. Губерна шәһәрендә, өязләрдә, волостьларда махсус милли оешмалар төзелә икән. И.Гази

5) Аерым бер кешегә яки бер нәрсәгә генә хас булган. Һәркемнең үзенә махсус ләззәт тапкан нәрсәсе буладыр. Ш.Мөхәммәдев. Абайлап карагыз әле шул Әхмәтләрен. Анда әллә нинди, авылга гына махсус матурлыклар бар. М.Фәйзи

2. рәв. мәгъ. Билгеле бер максат белән, бер максатны күздә тотып; атап. --- аларга беренче тапкыр махсус ясатылган «Сабантуй батыры» медале белән яшел бәрхеттән тегелгән янчык-капчыкка салынган акчалата бүләкне тапшырулары тантанага үзенчәлекле ямь өстәде. Т.Нәҗмиев. Тышта махсус безне алырга килгән йомышчы хатын көтә. Р.Зәйдулла. «Очраклы хәлме бу? Әллә бөтенесе алдан сөйләшеп, махсус оештырылганмы?» – дип уйланып алды күңеленә шомлы шик төшкән Венера. З.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә