МАХРА и. гади с. 1) к. махорка (2 мәгъ.). Инде берне төрми булмый, – махра сала янчыгыннан, – Монысы батыр калган өчен бүләк иде карчыгымнан ---. Р.Әхмәтҗанов. --- [Шапырай карт] ашыкмыйча гына як-ягына авышкалап, кесәләрен капшап куйган була. Тәмәке эзли, янәсе. Ләкин махра янчыгын чыгармый. М.Хәсәнов. Балта остасы аның бу беркатлылыгыннан рәхәтләнеп көлә, балтасын бүрәнәгә чабып, кесәсеннән махра янчыгы чыгара. Н.Акмал 2) Махорка салып кулдан төрелгән тәмәке. Чулпылары чыңлап торган озын толымнар урынына ирләрчә кыркылган чәч, билендә киң солдат каешы, кулында, ике бармак арасында, карандаш озынлыгы итеп төрелгән махра төтенли. Р.Төхфәтуллин. Әй сөйлиләр, әй сөйлиләр, сөйлиләр... Син тыңлыйсың махра-мазар көйрәтеп. Л.Лерон. --- Тәкый, тәмәке янчыгын алып, махра төрә башлады. Ф.Сафин |