МАХО’РКА и. рус сөйл. 1) бот. Паслёнчалар семьялыгының тәмәке ыруына караган, Польша, Венгрия, Һиндстанда техник культура буларак игелә торган берьеллык үлән үсемлек. Махорка тәмәкесенең яфракларында агулы матдәләр бик күп. Никотин аеруча агулы. Биология. Тәмәке сыгынтысы хәзерләү өчен, 400 грамм тәмәке тузаны яки махорка алалар, 4 литр суда 2 тәүлек тоталар яки 2–3 сәгать кайнаталар, аннары сөзәләр һәм 10 литрга кадәр су кушып сыеклыйлар. Яшелчәчелек 2) Әлеге үсемлекнең сабакларын вак кына турап ясалган түбән сортлы тәмәке. Кесәсеннән юеш махорка чыгарды да суга атып бәрде [егет]. Җ.Фәйзи. Маңгай тирләремне сөртеп алдым да, урындыкка утырып, махорка төрә башладым. Ш.Усманов. Ул тумбочкасыннан бер буханка ипи, ике пачка махорка алып гәҗиткә төрде дә өченче баракка китте. З.Хәким |