МАХМЫРЛА’У ф. сөйл. 1) Күп исерткеч эчкәннән соң авыру, махмыр халәте кичерү. Махмырлаудан иза чигүе, башының түзә алмаслык булып чатнавы йөзенә чыккан иде аның. М.Хәсәнов. Үзе исерек булмаса да, аракы исе әллә кайдан бөркелеп тора, куллары калтырап-калтырап куя. Күрәсең, кичә эчкәнлектән махмырлый иде. В.Нуруллин 2) күч. Махмырны бастыра торган исерткеч яки башка эчемлек эчеп, авыру халәтне бетерү, баш авыртуын басу 3) диал. Гадәттә бер төрле ризыкны бердән күп ашап, яки гомумән күп ашаудан авыру; үтләү. Син, Нурлыбикә кызым, үз тормышын үзе ашап махмырлаган кеше икән... Г.Кашапов 4) күч. Артык күп күргән, кичергән һ.б.ш. нәрсәдән тую, гайрәт чигү. Хәзер Флюра нишләргә белми: ирем миннән туйды, махмырлады дип, күз яше агыза. Х.Камалов Махмырлап бетү Нык махмырлау Махмырлап йөрү Шактый вакыт, еш кына махмырлау. Шуннан соң күпме вакыт узгандыр, мин аның эчкән чагын да, махмырлап йөргән чагын да күрмәдем. Казан утлары Махмырлап тору Хәзерге моментта махмырлаган хәлдә булу Махмырлап яту сөйл. к. махмырлап тору. Якуб Колмый артык эчеп, бик каты махмырлап ята икән. Шешә күрсә дә укшый, стакан күрсә дә укшый, интегә икән, бичара. Р.Батулла Махмырлый язу Аздан гына махмырламый калу |