МАХМЫР и. гар. сөйл. 1) Артык күп исерткеч эчемлекләр эчеп химик агулану белән бәйле сиптомнар: хәлсезлек, бик каты баш авырту, үзеңне бик начар хис итү хәле; аракы чире. – Кичә дустым көмешкә белән шундый сыйлады – үлә яздым! – ди бу. – Ә бүген иртән махмырдан баш төзәттердеме соң? Ш.Маннапов. Сал тизрәк. Махмырдан үләм дип торам, ә кесәдә җил уйный. Р.Зәйдулла. --- Сара апа, берәр әче-мөчең юкмы, махмыр бит, коткар!.. С.Лашманчы 2) Алкогольле эчемлекләрнең эшкәртелү калдыгы булган сивуха майлары исе. Йөзеннән, үзен тотышыннан, теленнән күренеп, эчкеченең авызыннан бәреп торган махмыр исе шикелле аңкып тора бит аның нинди нәселдән икәне. Т.Галиуллин. Үзебез йоклаганда да курку-сагаюыбыз уяу. --- «зур дәрәҗәләр биләүче» адәмнән тирә-якка авыр махмыр исе тарала иде. Р.Мирхәйдәров 3) күч. Артык күп күргән, кичергән нәрсәләрнең күңелсез нәтиҗәсе, ачы тәҗрибә. Юк, борынгыдан килгән инстинкт кына түгел бу, яманаты чыккан еллардан сеңеп калган, шуның махмыры. Ш.Галиев. Ә сез – йолкыш! Махмыр йокысында, Кузгаталмас оран, әмер дә... Р.Зәйдулла |