МАХИНА’ЦИЯ и. лат. Кабул ителгән законнарны, гадәтләрне читләтеп, ялган, хәйлә белән башкарылган эш; эш итүдә гадел булмаган ысул, юл. Сез кем?.. Җитәкчеләрме, әллә Остап Бендер кебек төрле махинация белән шөгыльләнүче «комбинаторлар»мы? М.Хәсәнов. --- хезмәт урыныннан файдаланып, ниндидер махинацияләр юлы белән шыпырт кына, яшертен генә еллар дәвамында байлык туплап яткан адәм затлары очраштыра ич кайда да ---. Р.Мөхәммәдиев. Ә бүген исә властьта кайсы – парламентны тупка тотып, кайсы – сайлаучыларны акчага сатып алып, кайсы сайлау вакытында махинация ясап күтәрелгән карьеристлар утыра. З.Фәйзи |