МА’ФИЯ и. ит. 1) XVIII йөздә Сицилиядә барлыкка килгән, көчле, тармаклы яшерен җинаятьчел оешма. Атышулар, үтерүләр, Дары исе, кан исе... Мафияне эзәрлекли Курку белмәс комиссар. Л.Лерон 2) Гомумән, оештырылган җинаятьчелек. Ул бөгелә, ул сыгыла, Ул иелә, баш ия. Марионетканы биетә Я фирка, я мафия. Л.Шагыйрьҗан. Тиздән яшь һәм талантлы оста белән җирле мафия кызыксына. Кызыклар дөньясында. --- ул [Т.Галиуллин] --- нәкъ менә бүгенге тормышның иң кайнар һәм хәтәр ягын – әле формалашып кына килүче милли мафиянең йөзен ачып бирә. Казан утлары 3) күч. Гомуми мәнфәгатьләр белән берләштерелгән, бер сүздә булган кешеләр төркеме яки катламы. Сталин чорында безнең әдәбият культка хезмәт итте, торгынлык елларында – җитәкчеләр мафиясенә. М.Юныс |