МА’УЗЕР и. Винтовка, пистолет һ.б.ш. утлы коралның немец конструкторлары Вильһельм һәм Пауль Маузерлар уйлап чыгарган системасы. Танкетка янында, ике кулына ике маузер тотып, бер полковник басып тора. Ә.Галиев. Кара чәч, кара сакал, өстендәге кара кием, кулындагы зур кара маузер аны шулай дәһшәтле итеп күрсәтә, кара акай күзләре ялт-йолт килеп бөтен тирә-юньне айкый иде. З.Фәтхетдинов. Бил каешында уңда – инглиз маузеры, сулда төрле асылташлар белән бизәкле кәкре Бохара кылычы аскан үтә сугышчан кыяфәтле кешене күргәч, бүлмәдә утырган киң маңгайлы чекист урыныннан сикереп торды. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә