МАТЭ и. кечуа бот. 1) Падубчалар семьялыгына караган, башлыча Көньяк Америкада таралган, яфракларында һәм яшь сабакларында кофеин булган мәңгеяшел агач үсемлек. Мәсәлән, кофеин алколоиды --- падубчалардан (падубовые) матэ (парагвайский чай) һәм кош өрәңгесе (падуб) яфракларында --- табылган. Агулы үсемлекләр

2) Үләннәр һәм әлеге агач яфракларын пешереп ясалган, тонус бирә торган эчемлек; парагвай чәе. Матэны калебаса дип аталган махсус савыттан эчәләр

3) Шундый эчемлек өчен әзерләнгән үлән чәе. Матэнының төрле сорты сатыла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә