МАТЧАЛЫК и. 1. Матчага дип билгеләнгән агач, бүрәнә. Кара урман! Көндез Печән чабып, төндә ат чабып, Палищщиктан урлап, синнән генә Шарт аудара идек матчалык. А.Хәлим 2. с. мәгъ. Матча итеп куярлык, матча булып хезмәт итәрлек, шуңа дип билгеләнгән. «Әхмәтне Табай авылында күрдем, «Рамай»ны җырлый-җырлый, матчалык бүрәнә юна иде», – дип сөйләгән ---. Т.Миңнуллин |