МАТЧА и. рус Агач биналарда түшәм такталарын тотып тора торган төп аркылы борыс, өрлек. Матчаларга элгән бишек Әлли-бәлли, әлли-бәлли... Сабый җанга ни кирәген Син кайлардан сиздең әле? Х.Әюп. Бар иде, аның түшәм матчасына кыстырып куйган, шыгырдап торган унтугыз тәңкәсе бар иде. А.Гыйләҗев. --- түшәмнең сап-сары нарат матчасы, тәрәзә кашагалары, ишек яңаклары кара бизәк белән тоташ чуарланган ---. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә