МАТУРЛЫК и. 1) Хозурлык, камиллек, гармония; эстетик ләззәт бирә торган сыйфатларның барлыгы. Безнең буын байлыктан дошманлык, карунлык, мещанлык, күремсезлек түгел, нәкъ шуларның киресен – туганлык һәм матурлык тойгылары тәрбияләү юлын эзләп табарга тиеш. А.Гыйләҗев. Баталов матурлыкка гашыйк җан иде. Матурлыкны күрә, бәяли белә иде. Ш.Рәкыйпов. Матурлык табигатькә ширбәт сыман таралган, бал корты кебек тырышып җыярга кирәк аны. Ш.Галиев 2) Күзгә ятышлы, матур, сокланырлык урыннар, гүзәл манзара. Дөньяда безнең авылның урманга таба җәелеп яткан басуында борчак кузакланган кояшлы көннәре кадәр ямьле вакыт, рухи күтәренкелек, хөрлек, матурлык тагын кайда була икән?! М.Мәһдиев. Мин күрмәгән җирләрдә әллә нинди матурлыклар, шатлыклы кичерешләр бардыр кебек тоела. М.Юныс. Әйе, тормыш һәм табигать, тирә-юнебез бетмәс-төкәнмәс матурлыклар һәм могҗизалар белән уратып алынган. Р.Низамиев 3) Йөз чалымнарындагы нечкәлек, гармониялелек; гомумән, матур, ягымлы, сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган тышкы кыяфәт; гүзәллек, чибәрлек. Төскә син ямьсез, матурлык синдә юк, тик вөҗданың Пакь синең, күңлең ару, нечкә, беләм, ямьле җаның. С.Сүнчәләй. Әйе, хатын-кызга табигать нәфислек белән матурлыкны жәлләмәгән. З.Фәйзи. Ә менә йөзе? Матурлыгын җуймаган да шикелле, әмма таушалган ---. М.Әмирханов 4) Кешене бизи торган, аның уңай образын тудыра торган, уңай тәэсир калдыра торган характер үзенчәлекләренең, сыйфатларының барлыгы. Мин яратып карыйм, берәү дә күрмәгән матурлыгын күрәм. Ш.Галиев. Сине мин беренче булып ачтым: Синең кыргый матурлыкны күрдем. Р.Гаташ |