МАТУРЛА’У ф. 1) Тышкы матурлык бирү, бизәү, кемне-нәрсәне төрле чаралар белән матур төскә кертү, ямь өстәү, яхшы күренеш бирү. Парикмахер җаным, Матурла син мине, Теләсәң ничек итеп матурла: Тик бер генә кабат сөйләсеннәр Минем матурлыгым хакында... Һ.Такташ. «Туган тел» шигырен шәмаилгә язганнар. Шуны матурлап, бизәп, мәктәпләрдә кую өчен, плакат итеп чыгарасы иде. Ш.Галиев. Матурлап, чистартып, агартып Үтәләр гел шулай көннәрең. Ф.Яруллин

2) Камилләштерү, сәнгатьлелек дәрәҗәсен арттыру, стилистик бизәкләр өстәү, шомарту, купшырак, үтемлерәк, тәэсирлерәк итү (сөйләмне, стильне һ.б.ш.ны). Фаил Шәфигуллинның хикәя һәм повестьларына кергән табигать күренешләре – әсәрләргә лирик тон бирү яки аның канвасын матурлау өчен генә алынган бизәк түгел. Л.Ихсанова

3) Матурлык бирә, ямьләндерә торган элемент булу, бизәк ролен үтәү. Тын бакчада кошлар сайрый, Сибелә айның нурлары; Көмеш төсле ай нурлары Матурлыйлар дөньяны. Җыр. Иң элек түбә күзгә ташлана, түбә матурлый, түбә яшәү өчен уңайлыклар тудыра, түбә корылманы җил-яңгырдан, черүдән саклый. М.Юныс. Егетләрнең шашкын моң-җырлары Матурлады кырыс елларны. Рәшит Әхмәтҗанов

4) күч. Эчтәлеген тулыландыру, баету, җанлылык өстәү, рухи яктан үстерү, яхшы якка үзгәртү. Әдәбият-сәнгать кешене матурлый. Беренче чиратта – иҗатчысын. Ш.Галиев. Аллаһы Тәгалә безнең үзебезгә бирелгән ареалда яшәргә, аны сакларга, матурларга, кадерен белергә кушкан. М.Юныс

Матурлап тору 1) Матурлык бирү, матур төс кертү, матурлык өстәү. Үз өен генә түгел, бөтен урамны матурлап, авылга нур, яктылык һәм ямь өстәп торсын ул ясаган тәрәзә йөзлекләре. Р.Мөхәммәдиев. Хәтта почмактагы кечкенә генә миче дә өйне матурлап тора. Ф.Яруллин

2) к. матурлап утыру

Матурлап утыру Матурларга, бизәргә тырышып җентекләү, тәфсилләү. Анда һаман шул план куу, матурлап утырырга вакытлары юк. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә