МАТУРЛАТУ ф. к. матурайту. Дөньяны матурлатырга, рәхәт-шатлык татырга, бәхетле көн итәргә туа бит адәм баласы бу җир йөзенә! Ә.Рәшит Матурлатып җибәрү Бераз матурлату Матурлатып кую Алдан матурлату. Хәтимә өйне тагын да матурлатып куйган. Кәгазьдән бизәкләп кисеп, яңа тәрәзә пәрдәләре элгән, идәнне ап-ак итеп кырып юган. Җ.Фәйзи |