МАТУРЛАП рәв. Матур, пөхтә итеп. Туры аткан өчен алган знакны бик матурлап күкрәккә кададым. Г.Исхакый. Шул арада матурлап эшләнгән тимер рәшәткәле койманың теге ягында биек-биек ике таш йорт өлгерткәннәр. Ш.Рәкыйпов. Бригададагы ун кешенең һәркайсы биш мең кирпечне матурлап өйдеме – көнлек норма үтәлде дигән сүз. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә