МАТУРЛАНУ ф. 1) к. матураю (1 мәгъ.). Чәчәк ата туган илем, Матурлана көн саен. Җыр. Яз матурлана, Җәй ышыклый, Көз ашата, Кышын җылыта. Табышмак. Үткәннәрем, зәңгәр хыял булып, Йөрәгемдә һаман саклана: Гомер үткән саен матурлана, Кадерләнә бара, сафлана... Х.Туфан 2) Тышкы кыяфәте, буй-сыны тулылану, тазару, үсү, камилләшү, төс керү (гадәттә хатын-кыз һәм яшьләр тур.). Кичә бер ай срок белән Берлиннан Гариф Галиев кайтып төште. Шундый матурланып, мутланып кайтты. Г.Бәширов. И-и-и, күз нурым! Син Сәфәргали малае бит. Ничек матурлангансың. Танырлык та түгел. М.Юныс. – Гөлкәй җаным! Үзгәргәнсең диимме соң? Әллә тагы да матурлангансың инде? – дип, тагы Гөлкәйнең кочагына ташланды [Гөлүсә]. Х.Ширмән 3) Җайлану, уңай якка үзгәрү, көйгә салыну, яхшыру, рәхәт, тыныч тормыш өчен мөмкинлекләр барлыкка килү. --- башка берәр колхозга кушкан булсалар да, колхозның үзәге Куралыкта булыр, һәм ул менә шушылай үчүгә бармас, киресенчә, зурайган, матурланган булыр иде. В.Нуруллин. Хәзер безнең башкалабыз күп тапкырлар зурайды, баеды һәм матурланды ---. Дөньяда ниләр бар 4) Тышкы кыяфәтне, киемне тәртипкә китерү, ыспайлану, матур күренү өчен бизәнү-ясану. Киендем, хәл кадәре матурландым. М.Гафури. Чәчәкләр дә күбәләкне җәлеп итү, ымсындыру өчен – нәсел калдыру өчен матурлана, бизәнә. Ш.Галиев Матурлана бару Торган саен матурлыгы арту, яхшыру, чибәрләнү. Якынайган саен тылсымлы сурәт зурая, матурлана бара. Ф.Латыйфи Матурлана башлау Матурлануга табан үзгәрү. Шулай атна-унбиш көн диетада утыргач, Җирәннең тагын тавышы көрәйде, тиресе матурлана башлады, гайрәт керде. М.Мәһдиев Матурлана төшү Бераз матурлану, матурлыгы сизелерлек арту; тагын да матурлану. Әлфинур чәчәкләр арасына кергәч, гөлбакча тагын да матурлана төште. З.Фәйзи. Асылбикәнең бите тагын да матурлана төшкән, ирен кырыендагы җыерчыклары язылган иде. Гөлшәһидә Матурланып җитү Бик матур кыяфәт алу, тәмам матурлану. Моның берсе иң төпчек кыз – нәзек торна аяклы, зур авызлы, әлегә матурланып җитмәгән Тәслимә иде ---. М.Мәһдиев. Өстәвенә, юатып: – Тора-бара тәмам матурланып җитә ул! – диделәр. З.Фәйзи Матурланып калу Берәр хәлдән соң матурлану, матур булып күренү. Үзе ура, үзе суга, Үзе капчыкка сала, Ул гөрләп эшләгән чакта, Кыр матурланып кала. Табышмак Матурланып килү к. Матурлана башлау. Бездә, мистер, эшләр әйбәт хәзер, Матурланып килә һавалар. Һ.Такташ Матурланып китү Билгеле бер моменттан алып сизелерлек матурлану ягына үзгәрү. Ул, атасы-анасы берлә сөйләшмәсә дә, пароходның башына чыгып утырып, рәхәтләнеп карап килде. Хәтта аның йөзе дә матурланып киткән кеби булды. Г.Исхакый. Руфинә тазарып, матурланып китте, юкка-барга чәүчәләкләнүләре, көйсезләнүләре кими барды, басынкы кызга әверелде. Ф.Садриев. Баш сызлау көннәре – өянәге узганнан соң, Әлфинурның рухы күтәрелеп, күзгә күренеп җанланып киткәндәй була. Йөзенә яңадан нур иңә, матурланып китә. З.Фәйзи |