МАТУРАЮ ф. 1) Тышкы матурлыгы сизелерлек арту, гүзәлләнү, ямьләнү, матуррак булып күренә башлау. Иң элек, саргылт ямаулыкларга охшап, ут чәчәге утраучыклары барлыкка килер. Алар янына башка төрле чәчәкләр дә өстәлгәч, болын чуарланыр, тагын да матураер... М.Хәсәнов. Гөлниса тагы да матурайды, күзне камаштырырлык гүзәл булып җитеште. Л-Х.Таналин 2) диал. Матур булып күренергә тырышу, бизәнү-ясану. [Кече кызлары] Әнкәсенә чәч буявы алган. Янәсе, яшәртмәкче булган. Нишлисең, заманы шундый. Шәһәр әбиләренә генә матураерга димәгән ич. Н.Дәүли Матураеп китү Билгеле вакыт аралыгында матурлыгы сизелерлек арту. – Сөбханалла, улым, матураеп, яшәреп киткәнсең бит. Шулай гына бул. Әллә берәр сылуга гашыйк булдыңмы? – дип төпченде Тәклимә түти. Х.Сарьян. Бала тапкач, җитмәсә угыл да булгач, Туйбикә тагын да түгәрәкләнеп, матураеп китте. М.Хәбибуллин. Ул бераз ябыга төшкән, әмма моңарчы беребез дә белмәгәнчә матураеп киткән иде. Р.Ахунова Матурая бару Торган саен матурлыгы арту, элеккегедән матуррак хәлгә килү. Торган саен үсә һәм матурая барган моңлы тавыш тәэсиренә бирелгән халык оеп тыңлый иде. М.Шабай. Торган саен матурая бара балачакта күргән төш кенә. Р.Фәйзуллин. --- бертын тирә-юньне күзәтеп торды. Дөнья һаман саен матурая гына бара иде. Р.Мөхәммәдиев |