МАТУРАЙТУ ф. Матур итү, матурлык бирү, матурлык өстәү; бизәү. Урамны, авылны матурайту ихтыяҗы йөртми шул аларны. Р.Мөхәммәдиев. Осталыкның югары бер ноктасында иҗат башлана. Шул илһамландыра адәм баласын, шул матурайта, яшәртә. М.Юныс Матурайтып җибәрү Бераз матурайту, өстәмә рәвештә матурайту. Тәрәзә-көзге аның йөзен баягыдан да матурайтып, чибәрләндереп җибәргән. Н.Хәсәнов. --- Эмиль һәм Ранисларның җырлап килеп керүләре тагын да җанлылык өстәп, бәйрәмне матурайтып җибәрде. Туган як |