МАТУР с. 1. 1) Тышкы күренеше гармонияле, күзгә ятышлы, күркәм; төсләрнең, бизәкләрнең, сызыкларның нәфислеге, йомшаклыгы белән аерылып торган. Алар Кара диңгез буена – Җир шарының иң гүзәл почмакларының берсенә, оҗмахтан да матуррак бер җиренә киләләр ич. Н.Дәүли

2) Чибәр (кеше тур.). Шулай да, үзем дә белмим, Арча җирләрендә кызлар ни өчендер матуррак кебек тоела миңа. Н.Дәүли. Матур буласы килми соң Дөньяда кайсы кызның? Чибәр күренәсе килми, әйтегез, кайсыгызның? Ш.Галиев. Кичен, йокыга ятар алдыннан сөйләгәннәр иде: шәһәрдән бик матур бер кыз кайткан, ак «Жигули»га утырып кайткан. М.Мәһдиев

3) Гомумән, йөз чалымнары игътибарны җәлеп итә торган, ягымлы булган. Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе. Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе. Г.Тукай. Ул үзенең ал күлмәге, матур чырае белән бик зур гөл чәчәгенә охшый, ифрат та сөйкемле. Ш.Камал

4) Хәрәкәтләре җиңел, йомшак, килешле, нәфис, сыгылмалы булган. Шәрәф озак, матур фигуралар ясап, төрле сүзләр ычкындырып, дәртләнеп бии. М.Фәйзи. Матур йөреш

5) Аһәңле, гармонияле яңгырашлы, колакка ятышлы, нәфис. Ул кылларны думбрага тартып куялар да чиртә-чиртә көй уйныйлар. Матур, бик моңлы җыр килеп чыга. Н.Дәүли. Кеше тавышы нинди матур, ягымлы икән! Х.Камалов. Матур җырдан туймыйсың, сөйгән ярдан бизмисең. Ш.Галиев

6) Хыялда, теләктә күз алдына китерелгән кебек, идеаль. Сугыштан соң тормыш матур булачак. Х.Камалов

7) Уңай, күркәм сыйфатларга ия булган, харизмалы, гармоник табигатьле, ипле холыклы (кеше тур.). Дөньядагы барлык гүзәл нәрсәләрне шигыремә килә кертәсем. Тирәмдәге бөтен матур кешеләрне, табын җәеп, килә кунак итәсем. Л.Шагыйрьҗан

8) сөйл. Гомум кабул ителгән, җәмәгатьчелек тарафыннан хуплана, мактала, хуш күрелә торган, уңай, күркәм. – Аның яхшылыкларын белми генә калганбыз икән. – Кара, нинди матур йола икән! – дип, кет-кет көлеп куйды бер яшь кенә хатын-кыз врач Анна Сергеевна. Х.Камалов. Һәркөнне аның бер матур сыйфаты ачыла бара. К.Тимбикова

9) Күңелгә хуш килә торган, җанга рәхәт бирә торган, рухи канәгатьләнү, ләззәт бирә торган. Үзәк өзгеч матур картина булып күз алдыма килде. М.Әмир. Макаров матур теләкләр, яхшы киңәшләр әйтеп балалар белән саубуллашты. Җ.Фәйзи. Безнең татар халкында кешене бәяләгәндә әйтелә торган бик матур бер сүз бар: «Дөнья күргән, ил-җир күргән кеше», – диләр. М.Мәһдиев

10) Сәнгатькә караган, нәфис. Матур әдәбият миңа гаделсезлекне кичерергә ярдәм итә иде, мин киләчәккә гел якты өметләр белән яшәдем. М.Мәһдиев

11) күч. ирон. Буш, мәгънәсез, кирәксез, ышанычсыз, тышкы эффект тудыру өчен генә әйтелгән, эшләнгән. Матур сүзләрен кызганмыйлар, телләреннән бал тама. К.Тимбикова

2. рәв. мәгъ. Килешле, әйбәт, күңелле итеп; күңелгә ятышлы рәвештә. Яз аенда матур ага Шул Каманың бозлары; Эшкә оста, сүзгә кыска Безнең Бондюг кызлары. Җыр. Шулай иткәндә, ихтимал, Ханәфи абзаң бу көнгә калмас: сау-таза булыр, матур гына яшәп, әйбәт кенә эшләп йөрер иде... В.Нуруллин. Матур китү турында уйлану берәүгә дә иртә түгел. Р.Фәйзуллин

3. и. мәгъ. 1) Чибәр кеше, гадәттә хатын-кыз. Суда балык йөзәдер лә, Су салкынын сизәдер шул, сизәдер; Авылыбызда бер матур бар, Үзәгемне өзәдер шул, өзәдер. Җыр. Бәйрәмнәр күп... Сабантуйга җитә сирәге! Матурлар күп... Ә күңелгә – Син иң кирәге! Р.Фәйзуллин. Матурлар арасында ямьсез булып йөргәнче, ямьсезләр арасында матур булып яшәвең мең артык! Г.Рәхим

2) тарт. форм. матурым, матуркай(ым). Үз итеп, яратып, иркәләп, якын итеп атау, эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзе. Хәбиб ачуланып үпкәләп йөри башласа, көтмәгәндә генә аңа «матурым» дип дәшеп куя иде. М.Мәһдиев. – Әлфирә, матурым, зинһар, борчылма, – дип, ашыга-ашыга, өзелгән сүзен ялгап китте Зәвил. Ф.Шәфигуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә