МАТРОСЛА’РЧА рәв. Матрослар гадәте буенча, матросларга хас булган рәвешле, матросларга охшатып. Ул [Х.Ярми], матросларча бераз алгарак йөгенеп, кулларын болгый-болгый тиз-тиз атлап, каядыр ашыга иде. Г.Бәширов. Диңгез флоты көннәрендә матросларча киенеп йөрергә яратса да, корабта хезмәт итмәгәнгә охшый. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә