МАТРОС и. голл. Хәрби диңгез флотында кече, гаскәрнең башка төрләрендә солдатка туры килә торган хәрби звание, шулай ук сәүдә флотында судно командасы составындагы хезмәткәр; диңгезче. Күпне күргән адәмдәй кырыс, эре кыяфәт белән уң аягын алгарак куеп баскан яшь кенә матрос трапны алырга әзерләнгән иде инде. М.Маликова. Матрослар җылы дулкыннарга сикерешеп төшәләр дә колач салып йөзәләр. М.Мәһдиев. Бу ике матрос белән вахтада торучы штурман – чибәр Лохмачев та иркен каютасында рәхәтләнеп ял итә. М.Юныс |