МА’ТРИЦА и. лат. 1) Металл эшкәртүдә пресслау, штамплау, сузу кебек эшләрдә кулланыла торган үтәли тишекле яки уемлы инструмент

2) полиграф. иск. Типографик литерлар кою өчен файдаланылган, хәреф яки билгенең туры сурәте төшерелгән тимер кисәге. Сенат типографиясендәге гарәп хәрефе белән коелган матрицалар --- Казанга күчерелә. И.Рәмиев. Хәрефне корыч таякчык очыннан йомшак пластинкага басып төшергәч, литерлар кою өчен нигез – матрица хасил булган. Хәреф-литерны матрицага утта эретелгән металл коеп ясаганнар. М.Вәлиев

3) полиграф. иск. Басма калыпның стереотиплар кою өчен файдаланыла торган тискәре (батынкы), пластик материалдан эшләнгән копиясе. Әхмәт Симаев [яшерен хатларны] тиз арада синтетик матрицага төшереп бирде. Ш.Маннур

4) полиграф. Басып бизәк төшерүдә файдаланыла торган штампның сырлы копиясе

5) Фотоаппарат, видеокамера, компьютер дисплее кебек цифрлы техниканың бик вак фотоэлектрик әверелдергечләрдән торган төзелмәдән гыйбарәт бер состав өлеше

6) мат. Алгебраик һәм дифференциаль тигезләмә системаларын җыйнак язу ысулы булган, башлыча турыпочмак формасындагы таблица. Яңа мисал итеп, M – икенче тәртиптәге, элементлары реаль саннар булган квадрат матрицалар күплеге, дип фараз итик ---. Күпбуыннар. Тигезләмәләр системасының сул ягы коэффициентларын цемент катылыгы матрицасы тәшкил итә. Материаллар һәм конструкцияләр механикасы

7) күч. Гомумән, үрнәк, калып, беренчел вариант. Әгәр бу негативтагы сурәтне оригиналның төгәл күчермәсенә әйләндерергә кирәк булса, хәзерләнгән матрицаның күчермәсен алырга туры килә ---. Физика курсы. Нәсел информациясен саклау һәм аны гамәлгә ашыру өчен күзәнәктә иң элек нуклеин кислоталары җавап бирә: алар үзенә бертөрле матрицалар (калыплар) булып хезмәт итәләр, тереклекнең күпләгән күчермәләре шулардан алына. Галәм. Җир. Кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә