МАТРИАРХАТ и. лат.-гр. Борынгы ыруглык җәмгыяте үсешенең патриархатка кадәр булган, гаиләдә, көнкүрештә һәм җәмәгать тормышында хатыннар (ана) җитәкче рольне уйнаган чор. Каршыңда – мин. Матриархатның үзе теләп әсир төшкән бер тоткыны. Р.Фәйзуллин. Су анасы, Урман анасы, Бик анасы... Борынгы грекларда аллалар булса, мәҗүси бабайларда аналар булган. Матриархат чорыннан ук киләдер. Ш.Галиев. Матриархат чорында да үзләренең нәфислекләрен саклап кала алганнар [хатыннар]. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә