МАТРА’У ф. диал. 1) Уңайсыз утырып, ятып, хәрәкәтсез торып кан йөреше әкренәю аркасында кул яки аяк ою 2) Әле генә бик каты эшләп яки чабып кайткан атны кызган, тирләгән килеш эчерү аркасында, атның аягы аксау. Хәйретдин карт аяклары матраган бияне, яхшы тәрбияләү белән бергә, ныклап дәваларга да тырышты. Ш.Камал |