МАТРАС и. гар. Караватка яки башка каты каркаслы ятакка салу өчен, сырып эшләнгән йомшак калын җәймә; көрпә. Егетләр күлмәкләрен юып элделәр, чалбарларын үтүкләп, матрас астындагы фанер такта арасына кыстырып куйдылар. М.Юныс. Җиһаз-мазар юк, бары бер почмакта матрас, юрган һәм ак тышлы мендәр ята. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә