МАТЕ’РИЯ и. лат. 1) филос. Төрле типтагы объектлар рәвешендә (элементар кисәкчекләрдән алып биологик һәм социаль оешмаларга кадәр), кеше аңыннан тыш һәм аңа бәйсез рәвештә яши торган объектив чынбарлык. Материя мин, җаным, Аның бары Сөйли, җырлый, сагына торганы. Х.Туфан. Башта һаман теге тирән уйлар. Вакыт, пространство, материя, температура турында. Галәм төзелеше, атом-молекуляр структуралар турында. Җ.Юныс. Мәңгелек материя күзлегеннән караганда, Мона Лиза чүпрәккә сыланган бер-ике кашык буяу гына бит! М.Маликова

2) Теләсә кайсы физик җисемне тәшкил итә торган нигез, субстрат; матдә. Чыннан да, җансыз материядән торган безнең планеталарны кем шулкадәр сәгать механизмы кебек көйләгән икән? М.Әхмәтҗанов. Атом һәм молекулалар төзелеше өлкәсендәге иң соңгы ачышлар фән горизонтларын киңәйтеп җибәрделәр, материя структурасының иң серле якларын үзләштерергә һәм --- күп төрле процессларны аңлатырга мөмкинлек бирделәр. Химия фаш итә. Ньютонның классик физикасына алмашка килгән яңа физика үзе белән материя төзелеше турында өр-яңа фикерләр алып килде. Галәм. Җир. Кеше

3) сөйл. Материал, тукыма. Ике тәрәзә арасындагы кызыл материя өстенә чын урак белән чын чүкеч беркетелеп, чын ашлык башаклары белән бизәкләп куелган. М.Фәйзи. Менә бер яшь ир сөйли: затлы пиджак, килешле галстук, пиджакның түш кесәсеннән аз гына күренеп торган, пиджак белән галстукны ачып җибәрү өчен куелган бер материя кисәге ---. М.Мәһдиев. Табутларны яхшы сыйфатлы күн һәм ефәк материя белән тышлаганнар, көмеш кадаклар һәм фигуралы калайлар белән матур итеп бизәгәннәр. Ф.Хуҗин

4) күч. Абстракт төшенчәләр, аң, фикерләү, рух, әхлак кебек категорияләр. Бу гыйбадларның югары материяләрдә гаме юк. Тирән фикерләр әйтеп исрафланасы да түгел. З.Фәтхетдинов. Без зур материяләр хакында язарга өйрәнгән кеше түгел югыйсә. Р.Зәйдулла. Тик шунысы бар: югары материяләр, ил күләмендәге карарлар, политик тәгълиматлар хакында сөйләве тыңлаучыларына барып җитәме, юкмы – бу хакта әллә ни уйланмый. С.Шәрипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә