МАТЕРИК и. рус 1) Дөнья океаны йөзеннән калкып торган, кырыйлары су астында урнашкан бик зур мәйданлы коры җир массивы; континент. Галимнәр кайчандыр гаять зур бер генә материк – Пангея гына булган дип уйлыйлар. Кызыклар дөньясында. --- һәркемгә мәгълүм глобус. Материклар һәм океаннар, тау сыртлары, зур күлләр һәм елгалар анда яхшы күренә. Галәм. Җир. Кеше. Европа материгында бер генә вулкан – Везувий вулканы гына бар. Дөньяда ниләр бар 2) Диңгезчеләр телендә судан аермалы буларак коры җир 3) Геологлар, промыселчылар һ.б. телендә утрауга, цивилизациядән бик ерак урнашкан җирләргә карата континент территориясе, олы җир, халык күп яшәгән үзәкләр |