МАТЕРИАЛЬ с. 1) Материянең (1 мәгъ.) реаль бер формасында, объектив рәвештә, ягъни аң, фикерләү белән бәйсез рәвештә яши торган; материягә караган; физик, матди. Дөрес, авыл – гармунчысыз, урман – сандугачсыз, материаль дөнья шагыйрьсез дә яши алыр иде... Ә кешеләр?.. И.Юзеев. Норвегияле Лейле Рыжийның Америкага үтеп кереп, анда колонияләр төзи башлаганлыгы материаль фактлар белән расланды. Ә.Кәримуллин. Иң элек, күкләрнең дә Җирдәге шикелле ук материаль объектлардан торуы беленде: Айда таулар, «диңгезләр» һәм үзәнлекләр булуы, ә илаһи сафлыкның символы булган Кояшта таплар булуы ачыкланды ---. Галәм. Җир. Кеше 2) Җитештерү чаралары, җиһазлар, чимал һ.б.ш. белән бәйле, шуларга мөнәсәбәте булган. Теләсә нинди масштабтагы мәсьәләләрне якындагы берничә ел, якындагы ун ел эчендә хәл итәрлек көчебез, мораль һәм материаль мөмкинлекләребез бар. Серле кристаллар 3) Акча, милек һ.б.ш. формадагы, финанс мәсьәләсенә караган, эш хакы, табыш, яшәү дәрәҗәсе белән бәйле; матди (1 мәгъ.). Кирәкми, Габдрәшитов абый, мин сезгә материаль ярдәм сорап кермәдем. Г.Тавлин. Җинаятьчеләрне фаш итеп, аларны хөкемгә тарту белән генә эш бетми, урланган, таланган әйберләрне табып хуҗаларына кайтарырга, кешеләргә салган материаль һәм мораль зыян өчен караклар тулысынча җавап бирергә дә тиешләр. Х.Вәлиәхмәтов. Чыннан да, эчке кыйммәтләр дә тышкы – материаль кыйммәтләр кебек үк үлчәнә: аларны да эквивалентлар белән чагыштырып карыйлар («сәламәтлек акчадан кыйммәтрәк», «ирек тормыштан кыйммәтрәк») ---. В.Леви |