МАТЕРИАЛИ’СТИК с. 1. Материализм принципларына нигезләнгән, шул тәгълиматны чагылдыра торган, асылы шуңа бәйле булган. Ул, төгәл фәннәр буенча әзерлекле кеше, әлеге беренче карашка идеалистик булып күренгән «туган туфрак» төшенчәсенә материалистик аңлатма бирә. М.Мәһдиев. Физика үсешенең соңгы унъеллыклары матдә турындагы тәгълиматта дөньяны материалистик аңлатуның чәчәк ату чоры булды. Галәм. Җир. Кеше. Тимирязев Ч.Дарвинның терек табигатьнең тарихи үсеше турындагы материалистик тәгълиматын армый-талмый яклаучы булды. Дарвинизм нигезләре 2. рәв. мәгъ. Материализм принципларын истә тотып, шуларга таянып, шулар нигезендә. Феодализм эпохасында дөньяны фәнни, материалистик аңлатырга тырышкан күп галимнәрне утта яндырганнар һәм инквизиция төрмәләрендә газаплап үтергәннәр. Дарвинизм һәм дин. Табигатьне дөрес итеп, материалистик аңлауның көче гаять зур. Умарта кортлары |