МАТЕРИАЛИСТ и. 1. 1) Фәлсәфәдә материализм тәгълиматын алга сөрүче, материализм карашларында торучы галим. Саумы син, дөньядагы беренче материалист Демокрит һәм гигант акыл ияләре Сократ, Платон, Аристотель Ватаны! М.Мәһдиев. --- кеше үзенә нык рухи ышаныч, рухи азык эзли. Ә бу исә дингә кайтып кала. Моны хәтта материалистлар да танырга мәҗбүр. М.Әхмәтҗанов. Аны [Л.Бербанкны], материалист, дарвинчы һәм шуның белән бергә алласыз кеше дип, күралмаганнар. Робинзон эзләреннән 2) Прагматик карашлы кеше, һәрнәрсәне практик яктан бәяләп, һәрнәрсәгә үтә тар, коры акыл күзлегеннән генә караучы, югары максат, этика, әхлак мәсьәләләрен исәпкә алмаучы кеше. Мин материалист идем, дөньяда булган нәрсәләрне төрле матур буяуларга буямыйча гына, туры хакыйкать көенчә генә күрергә ярата идем. Г.Рәхим 3) Беренче урынга үзенең шәхси мәнфәгатьләрен куеп, бары тик материаль файданы күздә тотып эш итүче кеше 2. с. мәгъ. Материализм карашларына нигезләнгән. Материалист философлар, борынгы гасырларда ук инде, дөнья үзенең асылы буенча материаль, ул беркайчан да яратылмаган --- дигән фикер белдергәннәр. Дарвинизм һәм дин. Генетика фәне барлыкка килгәнче, әлеге теорияне яклаучы материалист галимнәр үз позицияләрендә нык тора иде әле. Татарстан яшьләре |