МАТЕРИАЛИЗМ и. лат. 1) Фәлсәфәдә идеализмга капма-каршы, аң белән чагыштырганда материя беренчел, дигән карашка нигезләнгән, объектив чынбарлыкның аңга, фикерләүгә бәйсез рәвештә яшәвен таный торган тәгълимат. Югарыда саналган хезмәтләре Г.Гобәйдуллинны марксизм-ленинизм методологиясе, тарихи материализм нигезендә эшләүче тарихчы итеп күрсәтәләр. С.Алишев. Кешеләр диалектик материализм дигән бөек фәнне белеп җиткермиләр. Р.Низамиев. Диалектик материализмга нигез салучылар кешене хайваннар дөньясыннан һәрвакыт иҗтимагый эшчәнлек булган җитештерү аерып торганлыгын беренче тапкыр аермачык итеп әйтеп бирделәр. Галәм. Җир. Кеше 2) Һәрнәрсәне файдалылыгы ягыннан гына бәяләү, үтә практик карашларда тору; прагматизм 3) Шәхси файда принцибыннан чыгып эш итү; меркантилизм |