МАТЕРИАЛ и. лат. 1) Берәр нәрсә эшләп чыгару, җитештерү, хәзерләү, ясау өчен файдаланыла торган предметлар, матдәләр; чимал. Мин яшисе бүлмәмне күзәттем. Түшәм юк, түбә – саргылт пальма яфрагыннан, стеналар шул ук материалдан – матылардан тора, аларны җил селкетә. М.Мәһдиев. Ачыклаучы исем баш килештә килсә, предметлар арасында урынга, вакытка, материалга --- һ.б. төшенчәләргә карата булган мөнәсәбәтен белдерә ---. Татар грамматикасы

2) Берәр мәсьәләне ачыклау, тикшерү, шул турыда фикер йөртү, иҗат итү һ.б.ш. өчен нигез булырлык чыганак, белешмәләр, фактлар. --- шагыйрь икән, авыл темасына яза торган поэмасына материал туплап йөри ---. М.Мәһдиев

3) Билгеле бер темага, мәсьәләгә, эшкә караган һәртөрле документлар, язмалар, кәгазьләр җыелмасы. Үзара киңәшкәннән соң, сезнең материалларны судка тапшырмаска булдык. М.Юныс. Аларның [конференцияләрнең] материаллары фәнни җыентыклар, буклетлар, белешмәлекләр итеп бастырыла. Л.Җамалетдинов

4) Әйбер тегү өчен файдаланыла торган тукылган, трикотаж яки синтетик эшләнмә, тукыма, материя (4 мәгъ.). Ничек һәм нәрсә белән материалны үлчәп кисүгә килгәч, югалып калдык. Җ.Фәйзи. --- малай әнисе белән универмагка, чыгарылыш кичәсенә костюм өчен материал сайларга киткән иде ---. М.Мәһдиев. Миңа Австрия, Югославия костюмын кию бәхете тиде. Хакы да безнекеннән әллә ни кыйммәт түгел, ә материалы, тегелеше бик яхшы! М.Әхмәтҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә