МАТЕМА’ТИК II с. 1) Математикага караган, математика кагыйдәләре нигезендә эшләнгән. Математик анализның нәрсә икәнен белсәләр дә, фәлсәфә анализының нәрсә икәнен кем белгән... Х.Ширмән. --- сызымнардан файдаланганнар. Андагы математик, геометрик бәйләнешләрне төзеләсе бина үлчәмнәренә күчереп, аны төгәл, матур, мәһабәт итәргә теләгәннәр. Татарстан тарихыннан хикәяләр. Мөхәммәтшакир яшьтән үк Коръәнне яттан белә, математик гамәлләр башкара, счёт салырга өйрәнә. Казан утлары

2) күч. Математикадагы кебек төгәл, җыйнак, ачык, эзлекле. --- табышмак коры зиһен эшләтү, коры логик яки математик фикер йөртү яки корыга хыяллану да түгел, ул – --- синкретик шигъри әсәр. Н.Исәнбәт. Математик төгәллек белән әйтелгән бу фикер чын гражданлык хисен купшы сүзләргә төренгән ясалма хисләрдән аера белү җәһәтеннән игътибарга лаек. Р.Низами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә