МАТЕМА’ТИК I и. гр. 1) Математика фәне белән шөгыльләнүче белгеч. Алар кем дә, син кем? Алар – бөек математик, акыл иясе. Россиянең мактанычы Николай Лобачевский. Гигант Лев Толстой. М.Мәһдиев. Борынгы грек математигы Пифагор (б.э.к. VI гасыр) – озак сәяхәтләрдә йөргән кеше – Җирнең шар формасында булуы турындагы фикерне беренче булып кузгата. Галәм. Җир. Кеше. О.Ю.Шмидт күренекле математик, географ, астроном була. Табигать белеме 2) сөйл. Уку йортында математика фәнен укыткан педагог. Дәрестә Мөкәррәмә апаның күзләре яшьләнә: аның ире – искиткеч әйбәт укытучы, математик Григорий Герасимович – фронтта хәбәрсез югалды. М.Мәһдиев. Математик Роза Сәләховна, Ничек тапкан диген җай-юлын, Төшендерә иде җиңел генә Күп буынлы Ньютон биномын. Ә.Рәшит. Бер авылда мин Азнакай мәктәбендәге укытучым, математик Әхсән ага Туйкинның туганы белән таныштым. М.Гали |