МАТДИЛЕК и. Материягә (1 мәгъ.) хас билгеләргә ия булу хәле, материаль (1 мәгъ.), матди (2 мәгъ.) булу үзлеге. --- дөньяда хәрәкәт яшәп килә, һәм бу – аның матдилегенә хас, аңардан аерып алу мөмкин булмаган сыйфаты, дип расларга хакыбыз бар. Җ.Тәрҗеманов. Киртәнең бу ягына [зиратка] үтү белән матдилекнең, өстенлекләрнең кирәге юкка чыкты. М.Юныс |