МАТДИ с. гар. 1) к. материаль (1 мәгъ.). Монда бары тик мөселман Көнчыгышына гына хас контрастлык, матди чынбарлык белән рухи фантазия арасындагы котычкыч аерма сизелә иде. М.Мәһдиев. Ибне Фадлан, Әбү Хәмид кебек мәшһүр сәяхәтчеләрнең Бөек Болгар турындагы кадерле истәлекләре матди төс ала башлый. К.Тимбикова 2) Милек, акча өлкәсенә караган, яшәү шартлары, эш хакы һ.б.ш. белән бәйле; материаль (3 мәгъ.). Ләкин, истәлекче күпмедер арттырган очракта да, әдип балачагында һәм мәктәп елларында матди кытлык күргән, дип әйтә алмыйбыз. И.Нуруллин. Ул елларда авыл халкы матди яктан инде шактый тернәкләнгән, тамак өчен дип кенә яшәми, йорт-җир яңарту артыннан да йөри башлаганнар иде. В.Нуруллин. Аларның гаиләсе матди авырлыкта көн күрсә дә, үзара тату, бердәм яши. Мәдәни җомга ◊ Матди егылу иск. Зур мохтаҗлык, материаль кыенлыклар кичерү, акча ягы бик начар булу, бөлү, банкрот чыгу. Иптәшләрем күңелсезләнергә бирмәсәләр, башкалар матди егылудан саклап калдылар. Г.Кутуй |