МАТДӘ и. гар. 1) филос. к. материя 1. Вакыт мәңгелек саналса, Тере матдә булса – җан, Гомер кардиограммасына Һәрбер эзең салынган. Р.Фәйзуллин

2) Материянең төрле сыйфат һәм формалардагы реаль гәүдәләнеше; физик җисемнәрне тәшкил иткән нәрсә. Фторның агалтын белән кушылмаларын өйрәнгәндә, химиклар очраклы рәвештә яңа матдә табалар. Химиянең киләчәге. Тимер иң күп таралган һәм иң файдалы матдәләрнең берсе булып санала. Дөньяда ниләр бар. Фитотерапияне киң куллануга әле һаман да үсемлекләрдәге тәэсир итүче (биологик актив) матдәләрнең хәзерге биохимик методлар ярдәмендә җитәрлек өйрәнелмәве комачаулый. Урман аптекасы

3) Конституция, кодекс кебек күп бүлек һәм бүлекчәле катлаулы текстлар бүленешендә аерым параграф һәм пунктлардан торган бер статья. 70 ел элек, ягъни Язучылар оешмасы төзелгәч кабул ителгән Уставта да төп матдә итеп язып куелган ул. Р.Фәйзуллин. – Соңга калган өчен саботаж дигән матдә белән төрмәгә озатуга яисә хезмәт срогыңны бер елга озайтуга ничегрәк карыйсың, матрос иптәш? – диде капитан, ваемсыз гына ---. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә