МАТБУГАТ и. гар. 1) Басылып чыккан барлык газета-журналлар, периодик әдәбият, вакытлы басмалар. Мөмкин булган кадәр Мәскәү матбугатын карап барырга тырышам. М.Әхмәтҗанов. Илһам абый гомер буе татар вакытлы матбугатын күпләп алдырып, укып барды. Л.Шагыйрьҗан. Татар матбугатында Ф.Туйкинның беренче шигырьләре 1906–1907 елларда Уральск шәһәрендә чыккан «Фикер» газетасында дөнья күрә. Казан утлары 2) Гомумән, басылып чыккан һәртөрле әдәбият 3) Басма әдәбият чыгару эше; нәшер итү һәм типография эше. Революцион көрәш нәтиҗәсендә азмы-күпме әдәбият һәм матбугат иркенчелегенә ирешелде. М.Гали |