МАТБАГА и. гар. 1) Типография, басмаханә. Ахырда чын матбага эшләре белән танышкач, мин матбагаларыбызда хәреф күплегеннән килгән зарарларны аңладым. Г.Алпаров. Бу матбага әле яңа, бу архивта бүтән редакцияләрдә эшләп килгән журналистлар да шактый. Ш.Галиев. Печән урамы Кәримовлар матбагасы белән дә атаклы. Р.Низамиев

2) Полиграфия эше. Нәчөн бу бәдбәхетләр матбага өстендә эш рәтли? Г.Тукай. Матбага эше гөрләп тормаса, көчле әдәбият каян килер иде? Р.Фәйзуллин. Минемчә, матбага әһелләре укучылар катламын тулырак иңләү өчен тырышканда, боларны истә тотарга тиешле. М.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә