МАТӘМ и. кит. Кеше үлү яки берәр иҗтимагый фаҗига булу сәбәпле кичерелә торган, гадәттә төрле гомуми кабул ителгән билгеләрдә – махсус киемдә, бәйрәм-күңел ачу чараларыннан баш тартуда һ.б.ш. чагылган зур кайгы, хәсрәт. Ул бәләнд җан безне кыйлды Мәңгегә мәхрүм, ятим. Зур матәм, бик зур матәм! Зур – Милләтнең хәсрәте! С.Сүнчәләй. Безнең тормышлар шавында, Безнең богаулар тавышы ул, Безнең матәмнәр маршы ул. Х.Туфан. Илдә бер атналык матәм көннәре игълан ителә. Ә.Еники

Матәм тоту Берәр фаҗига булу сәбәпле, тирән кайгы кичерү, траур саклау, уен-көлке, күңел ачулардан тыелып тору. Поляк милләте --- зур бер матәм тотарга мәҗбүр булды: Польшаның иң шөһрәтле вә гаять зур мәхәббәт казанган мөхәррире Генрих Сенкевич вафат булды. Ф.Әмирхан. Мин үзем дә матәм тотып йөрим, Мин үзем дә – йөрәге ятим. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә