МАТАШУ ф. сөйл. 1) Билгеле эш белән шөгыльләнү, шуның белән мәшгуль булу; әлеге моментта шул эшне үтәүдә булу. Корабларны талау белән алар күптән маташалар икән. И.Хуҗин. --- Казан тирәсендә озаграк маташырга мәҗбүр булсам, кулга төшүем бик мөмкин иде. Г.Баттал-Таймас. Әгәр дә инде кабырчык буш булса, кысла аның белән озак маташа: аны әйләндерә-әйләндерә карый, аны үз гәүдәсенә үлчәгәндәй итә. Диңгез тирәнлегендә

2) Эшләргә җыенган эшен әллә ни булдыра алмау, акрын, кыенлык белән яки өстән-өстән генә башкару. Рояль янына барып утырдым. Импровизация ясап маташтым. Җ.Фәйзи. Карт, бар ишегалдын тутырып, кышның-кыш буена шактый коргаксыган көймәсен сумалалап буяп маташа иде. М.Хәсәнов

3) Берәр эшне башкарырга тырышу, омтылу. Миңа балалайкада өйрәнүе бик авыр булды. Маташтым, маташтым, барыбер рәт чыкмады. Җ.Фәйзи. Урта гасырларда алхимиклар канлы үләннең сары тамырын һәм сары суын башка металлардан алтын алу өчен файдаланырга маташып караганнар. Робинзон эзләреннән

4) Азаплану, көчәнү. – Маташма, булдыра алмаганда, – дип торып китте [Шәүкәт]. Җ.Фәйзи. Безне милләтчелектә, экстремизмда гаепләргә маташтылар. Казан утлары. Кыланып маташмагыз, Николай Еремеич. Нәрсә әйтергә теләгәнемне бик шәп аңлыйсыз. И.Тургенев

5) Үзен яхшырак яктан күрсәтергә тырышу, берәр роль уйнарга омтылу, кылану. Күрсә, бигрәк тә сүзеннән бүленә калса, бетте баш: мондый чакта Нестор Иваныч «демократия» уйнап маташмый. З.Фәтхетдинов. Шулай, туган, ничек кенә хәйләләп маташма, берни барып чыкмас: беткән баш беткән. И.Тургенев

Маташып йөрү Күпмедер вакыт берәр нәрсә белән мәшгуль булу. Менә хәзер дә костюмнар белән маташып йөри икән [Шамильский]. Җ.Фәйзи

Маташып тору Хәзерге вакытта берәр нәрсә белән маташу; артык озак маташу

Маташып яту сөйл. Шактый вакыт маташу. Һаман шулай оятсызлык-әрсезлеген акларга маташып яткач, түзмәдем ---. З.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә