МАТАШТЫРУ ф. сөйл. 1) Берәр нәрсә эшләргә тырышу, омтылу, азаплану, эшләп карау. Менә бу бетон свайларны да ипләп-ипләп лом белән генә шудырып маташтырам. Ф.Яруллин

2) Эш-процессны белдергән фигыльләр урынында кулланылып, шул эшне аз-маз булдыруны, кыенлык белән генә башкаруны белдерә. Ярар безгә мандолинада уйный белгәч, скрипканы маташтыргач. Җ.Фәйзи. – Китап укырга яратасың, яттан шигырьләр сөйлисең, диләр. Пьесалар да язасың икән. Шәт, бии дә беләсеңдер? – Анысын да маташтырам. Х.Сарьян. Кем ничектер инде, мин үзем гает көнне бер укыйм да корбан бәйрәмендә бер маташтырам... А.Гыйләҗев

3) Берәр нәрсәгә кирәксезгә кагылып, казынып бозу, зыян итү, ялгышлык китереп чыгару. – [Сәгатебез] бик дөрес йөри иде, – дип аптырады Камилнең әнисе, – син маташтырмагансыңдыр бит, улым? А.Әхмәт

4) Әтмәләү, аннан-моннан гына, гадәттә түбән сыйфатлы итеп эшләп кую. Ул чирләп яткан арада, өлкә түрәләре минем астан ут йөртә башлады, китеп өлгермәгән булсам, һичшиксез, берәр ялган «эш» маташтырып башыма җитәчәкләр иде. Р.Мирхәйдәров

5) күч. Ялгыш юлга кертү, ялгыштыру, бутау, алдалау. [Гәрәй, Насрины күреп] Эһм... Менә кем маташтырган, пьяница... сволочь! Ш.Камал. Баксаң, икесенең дә паспорт-фәләне булмагач, «алдап-йолдап фатир алгансыз» дип, ниндидер бер томана түрә кисәге шулай маташтыра икән. Марс Шабаев

6) күч. Шаярту, юри кылану; ирештерү, үртәү, аптырату. Син моны чынлап әйтәсеңме, авылдаш, әллә маташтырган буласыңмы? Ф.Хөсни. – Мәйсәрә, ахирәт, сөенеч, сөенеч, сөенеч! – Я, әйт инде, Заһирә, маташтырма. К.Тинчурин

Маташтыра башлау Маташтырырга тотыну

Маташтырып карау Маташтырырга тырышу. «Сүзләрен маташтырып карыйбыз аның», – дип, кәгазь-карандаш алып, язу өстәле янына утырды. Җ.Фәйзи. --- төзәтердәй нәрсә дә түгел, җен алгыры. --- Белмим әле... Бераз маташтырып карыйм әле ---. Э.Касыймов

Маташтырып тору Даими маташтыру яки хәзерге моментта маташтыру

Маташтырып бетерү Бөтенләй бутау, бозу, ялгыштыру. Халыкны агартам, дигән булып, яшьләрне маташтырып бетердең. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә