МАТАДОР и. исп. Испаниядә үгезләр белән традицион көрәштә төп катнашучы, үгезгә шпага кадаучы; тореадор. Менә Порто-Кристо рестораны алдындагы кибетләр. Матадор костюмнары, рапиралар, кастаньетлар. М.Мәһдиев. --- матадорлар алтын чигешле камзуллары, ыспай сыннары белән ерактан ук аерылып торалар. Хәер, гаҗәпләнерлек тә түгел, шулай булырга тиеш: матадорлар бүгенге уенның, бүгенге мәйданның корольләре ләбаса! Р.Фәйзуллин. Испаниядәге искиткеч кыю матадорларның бичара үгезне кызыл чүпрәк күрсәтеп ярсытулары борынгы заманнан кереп калган гадәтне куу гына. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә