МАТАВЫКЛА’У ф. диал. Борчу, тынычсызлау, комачаулау, мәшәкатьләү. Балалар болай да инде мич тирәсендә әшер-өшер киләләр, кул астына керәләр, әни кеше әнә шул кызу, аяк арасына кыл сыймаган бер вакытта матавыклап йөргән балаларына инде чын күңелдән, ләкин йомшак кына итеп биргәләп тә алган ---. М.Мәһдиев Матавыклап бетерү Бик күп мәшәкать тудыру, өстәмә эш ясап, комачаулап, тынычсызлап, тәмам туйдыру. Аю балалары аш өендә эшләүчеләргә матавыклап йөдәтеп бетерәләр иде. Ак юл |