МАТАВЫКЛАНУ ф. диал. 1) Шушы моментта бер эш белән шөгыльләнү, шуның белән мәшгуль булу. Мин аның турында [З.Насыйбуллин] күптәннән язарга тиеш идем инде. Дөнья мәшәкатьләре белән матавыкланып, ничектер кул җитмәгән. Ә.Рәшит. Әле, шөкер, кабинет – ындыр табагыдай, ара – хәтсез, синең ни белән матавыкланганыңны бинокльсез абайларлык түгел. Р.Зарипов. – --- кәгазь-каләмең җитәрлекме соң? – Матавыкланма, бәк, олуг кенәз Василий Иванович Мәскәүдән бер олау язу-сызу әсбаплары җибәргән. М.Әмирханов

2) Маташу, азаплану, тырышу. Ниһаять, без кышкы суыкта көне буе авызыбызга бер бөртек ризык капмыйча матавыклангач, кичкырын мәрхүмне кечкенә автобуста Киров районының 1 нче мәктәбе янындагы зиратка җирләргә алып бардык. Г.Тавлин. Кодагый ут кабыза алмыйча матавыкланды. М.Мәһдиев. Коридорда шәльяулык япкан әбиләрнең күренеп китүендә ниндидер зур эш белән матавыклану, кабалану, ашыкканлык сизелә. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә