МАТАВЫК и. диал. 1) Мәшәкать, һәртөрле вак-төяк көнкүреш эшләре. Матавык арасында эш табылгач, биана да, килен дә бер мәлгә җиңеләеп калдылар. А.Гыйләҗев. Шул иртәнге сафлыкта рухланып каптырган балыкларны күтәреп өйгә кайтуга, романтикасы бетә: балык чистарту кебек баналь көнкүреш матавыгына батасың бит. И.Иксанова. Карчык үзе дә моңа риза иде: белмәгән кешеләр арасында калганчы, юл матавыкларын бергә күргән карт белән сөйләшеп утыруны тынычка санады ---. М.Хуҗин 2) Киртә, кыенлык, комачау; һәртөрле проблемалар, борчулар. Сезгә бәйләнешле матавыкларны хәтерлим мин, яхшы хәтерлим. Г.Тавлин. Ә бүгенгене аңлау, бүгенге дөнья матавыкларыннан сөземтә чыгару – шактый катлаулы нәрсә. Р.Вәлиев. Хәреф алмаштыру матавыгы артыннан йөреп, янә бер аем үтте. Мәдәни җомга 3) Ыгы-зыгы, тыз-быз килү; шау-шу, чыр-чу. Бу матавык миңа нигәдер көлке тоелды. Мин бу хәлгә, әйдә, теләсә нишләсеннәр, дип карадым. Г.Тавлин |