МАТ II и. голл. 1) Тупас җәймә, чыпта

2) Спортчыны егылган яки сикергән вакытларда бәрелеп имгәнүдән саклау өчен, матрас сыман йомшак калын җәймә

3) Салам, камыш кебек материалдан ясалган, парниктагы үсентеләрне салкыннан саклау һ.б.ш. өчен кулланыла торган япма. Менә узган яз көне, салкынайткач та, без умарталарны саламнан үрелгән матлар белән төрдек. Умарта кортлары. Рассадалы әрҗәләрне кырга илткәч, кояш һәм җил тимәсен өчен, чыпта яки матлар белән каплыйлар. Яшелчәчелек

4) Минераль яки пыяла мамыктан торган, җылы саклау, изоляцияләү һ.б.ш. максатларда файдаланылган эшләнмә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә