МАТ I и. гар. 1) Шахмат уенында каршы як короленә кайтаралмаслык итеп куелган шах, партияне оту. – Йөрүен йөрдем... Тик барыбер, дүрт йөрештән соң миңа – мат, – диде... Җ.Фәйзи. Кондырев шахмат фигурасын кулына алып йөрергә хәзерләнде һәм гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде: – Миңа мат ич!.. Авыз ачып калганмын, их... Җ.Тәрҗеманов. – Хәзер бетә, маэстро, – диде малай һәм каршы якка мат игълан итте. А.Тимергалин 2) күч. Мәсьәләнең чишелешен таба алмау, катлаулы ситуация, бик кыен хәл, авыр вазгыять. Кулларда флагчыклар. --- Күчерәләр шахмат уйнагандай: – Европага – мат! Фрау Россия, инде сиңа чират!.. Р.Әхмәтҗан ◊ Мат алу Оттыру, җиңелү. Цейтноттан чыкмый кайберәүләр, Бертуктаусыз гел «мат» алалар. Ә.Синугыл-Куганаклы. Мат бирү к. мат кую. Шахматта өч йөрештә бирелә торган матны киндер, ягъни балалар маты дип йөртәләр иде. А.Әхмәт. Камил Шәрипыч! Мин сезгә дә мат бирә алам! Гомумән, мине әле шахматта берәүнең дә... М.Шаhимәрдәнов. Мат булу иск. Үлү. Тай ат булганчы, иясе мат була. Мәкаль. Мат итү диал. Азаплау, изалау, аптыратып бетерү, туйдыру. Картлык, сине кая итим, әйтер сүзгә мат иттең. Мәкаль. Мат кую Шахмат уенында җиңү, партияне оту. Утыз беренче декабрьдә мин сиңа меңенче тапкыр мат куячакмын. Р.Вәлиев. Матбугат йортында шахмат тотып караган бөтен егетләребезгә дә берәр мат куеп чыккан иде Гата. Р.Миңнуллин. Валентин Макарович шахмат уйный иде. Без дәрескә кергәндә, бер студентка мат куйды. К.Сатиев |