МАСШТАБЛЫЛЫК и. Эшчәнлектә, фикер йөртүдә һ.б.ш.да күзаллау киңлеге, күләмлелек, киң колачлылык, зурлык. --- роман-повестьларда тормышчан һәм ышандырырлык гадәти геройлар, бер уку белән истә кала торган тормыш күренешләре күп. Әмма олы характерлар, эпик киңлек һәм масштаблылык җитеп бетми. Ф.Миңнуллин. Мәдинә Маликова иҗатына колачлылык, масштаблылык, киң планлылык хас. М.Әхмәтҗанов. Тарихи-психологик романнарда психологик тирәнлек эпик масштаблылык, күп планлылык һәм тарихилык --- белән тыгыз бәйләнештә тора ---. Х.Әшрәфҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә